Миңа гөлләр бирегез!

by saetov on Декабрь 26, 2010

(Рамазан аена, Фатих Амирхан, Мехмет Әмин Ай, Мустафа Демирҗигә, Үзебез кызларына багышлана.)

Сез миңа гөлләр бирегез, миңа алсу гөлләр бирегез!
Сез миңа якты көннәр, илаһи төннәр китерегез!
Караңгылык дөньясында миңа саф шахитлек күрсәтегез!

Минем дәртемне пакъ телләр генә аңлар,
Тик зәңгәрсу күзләр, азанлы таңнар…
Үтә күренмәле фәрештәдәй гыйбадәт кылучылар тыңлар..
Бер мәлне үзеннән баш тартканнар,
нәфесенең теләгенә колакларын япканнар, үзәк өзүче моңнар…
Миңа шәмәхә чәчәкләр, миляүшә төсләр бирегез.
Алар ис түгел, хис һәм яшьләр аңкый…
Күренмәгән иреннәрдән татлы сүзләр яңгырый..
Каршы яктан керә йөрәккә җәннәт исләре.
Минем “мин” дигән күңелдәге шәүләгә оныттыра фани ыгы-зыгы кайгыларын…

Ул чәчәкләр үсә бернигә карамастан, яза җиһанга яңа дастан!
Нәфис канатлары белән җилләр истерә: ярата җанда гөл-бостан..
Яңгырлар яудырып күзләреннән, юа пычрак тән гөнаһларын.

Миңа гөлләр бирегез – ишетим гасырлар сагышын.
Акылдан языйм чәчәкләрнең күреп батырлыгын,
Шаһит булыйм җиңуләренә каһарманнарның.
Миңа ялгызлыгына теш кысып сабыр иткән энҗеләр бирегез
Сез аларның өмет-серләрен яшереп язларга төрегез..
Арып беткән чынбарлыкның ярдәм теләвен күрим Аллаһтан.
Тереклекнең тагын бер тапкыр терелүена шашып калыйм!
Телисеңме, җаным, моның өчен мин рухымны салыйм?
Миңа төшләрендә Ходайга ялварган гөлләр күрсәтегез,
Аның ризалыгы нурларына көзге булып торсын сүрәтегез..
Гөлләр Нәбиләрнең җырласын сызлануын, яңгыратып, иң баштан.
Тып-тын гына еласын яфраклар, мәхаббәт һәм шәфкать аксын
Гөлләрнең йөзләренә милләтем аптырап баксын!
Хушлары китеп, эчләре пошып ваһиләргә колак салсын..

Сез миңа гөлләр бирегез, дәваласын кызыл кан аккан җирләр чирен.
Сез миңа чын коллар бирегез, туры юлның тилеләрен.
Аңнарын югалтсыннар мәңгелек гөл латыйфәләреннән
Тормышларын бирсеннәр хакыйкәть кыйммәтләренә!
Сез миңа гөл бирегез, Хак өчен көл булган чәчәк китерегез..

2 comments

шэп булган бит бу шигырь
анда истерия да бар, кунелнен нечкэ кыллары да, самими нечкэ романтика да, кырыслык та

by Rimma on Декабрь 26, 2010 at 11:51 пп. #

Синен шигырын ботенэй шэп булган бит. Мин дэ язып маташам, лэкин урыс телендэ гына

by Олег on Январь 3, 2011 at 11:53 пп. #