Интервью радио Азатлык (на тат.яз.)

Ике ил Бәшәр Асадка карата болай да капма-каршы фикердә тора – Путин аны яклый, Эрдоган, Асад китергә тиеш, ди. Өстәвенә Русиянең хәрби очкычы Сүриядән Төркиягә очып кергәне билгеле булды. Мәскәү бу һава шартлары аркасында, очраклы рәвештә килеп туган хәл дип аклана. Анкара ышанмый.

НАТО белдерүенчә (ә Төркия НАТОга керә), Русиянең хәрби очкычлары Төркиягә ике тапкыр очып кергән. Пентагон башлыгы Эштон Картер бөтенләй Русия очкычлары үзләрен “җавапсыз” тота дип белдерде. Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны Төркиянең чит ил эшләре министрлыгы ике тапкыр үзенә чакыртты.

Ә бит әле 23 сентябрьдә генә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Мәскәүгә Җәмигъ мәчет ачылу тантанасынакилгән иде. Казакъстан башлыгы Нурсолтан Нәзарбаев, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев килмәде, ә Эрдоган килде.

Сүриядәге вакыйгалар аркасында ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булачакмы? Дөньякүләм сәясәт Татарстанга ни рәвешле йогынты ясар? Төркия – Татарстанның әйдәп баручы тышкы партнеры буларак (республикага чит илләрдән кергән инвестицияләрнең дүрттән бер өлеше Төркиягә туры килә) зыян күрмәсме? Әлеге һәм башка сорауларны Азатлык Төркия белгечләренә – Илшат Сәетовка һәм Камил Әхсәновка юллады.

Илшат Сәетов, сәяси фәннәр кандидаты, Мәскәүдәге чит ил әдәбияты китапханәсенең Русия-Төркия үзәге мөдире:

Илшат Сәетов

– Русия хәрбиләре Сүриядәге ИГИЛны («Ислам дәүләте» оешмасы – ред.) бомбалыйбыз дип белдерә. “Әл-Җәзирә” телеканалы һәм көнбатыштагы медиа бу бомбалар “Ислам дәүләте”нә генә түгел, башкаларга да эләгә дип сөйли. Әлбәттә, болай булса, төрекләрдә Русиягә карата тискәре мөнәсәбәт туа – алар да бит мөселман. Өстәвенә Русиянең Сүриягә һөҗүм итүен уңай бәяләүчеләр Төркиядә болай да юк диярлек. Эрдоган халыкның бу реакциясен яхшы аңлый һәм аны үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырыша.

Ничек итеп? 1 ноябрьдә Төркиядә тагын сайлау бит. Парламентны сайлылар. Элек күпчелекне тәшкил иткән Гаделлек фиркасе 7 июньдә өстенлекне югалтты. Тавыш җыярга кирәк. Мөселман тавышларын алыр өчен, Русиягә каршы риторика Эрдоган авызыннан ешрак яңгырый башлады. “Мәскәү Анкара дустын югалтырга мөмкин” дигән сүзләрен артык җитди кабул итмәс идем.

Кырымдагы вакыйгалардан соң әнә күпме эмоция булды! Имеш, төрекләр кырымтатарларга ярдәмгә килергә тиеш. Тик Төркия өчен Кырымның Русиягә күчүе стратегик яктан бер ни үзгәртмәде. Русиянең Кара диңгездә хәрби базасы элек ничек булган хәзер дә бар.

Эрдоганның Русия белән мөнәсәбәтләрне бозарлык көче юк. Өстәвенә кырымтатарларның күбесе Искешәһәрдә иде. Төркиянең бу өлкәсе исә Эрдоган өчен аз тавыш бирә.

Идеологиягә карасак та, Эрдоган «Мөселман-кардәшләр», ягъни сәяси ислам фикерләрендә тәрбияләнгән кеше, ә андыйлар төрки халыкларны бик якын итми, күбрәк гарәпләрне ярата.

Шулай да, куркыныч бар: әйтик, берәр провокация булса, мәсәлән, Асадка каршы көрәшүче оппозиция Русия очкычын бәреп төшерсә, аны Төркия бәреп төшергән дип фетнә чыгарырга мөмкиннәр. Менә бу начар булачак.

– Төркия медиасында Русиянең Сүриягә бомбалар атуы көрдләр өчен отышлы дигән фикерләр яңгырый. Көрд мәсьәләсе бу очракта ни дәрәҗәдә мөһим?

– Сүриянең төньягында яшәүче көрдләр Асадка теләктәшлек күрсәтә. Алар ИГИЛга («Ислам дәүләте» оешмасы – ред.) каршы көрәшә. Шулай булгач, Русия көрдләргә дә ярдәм итә булып чыга. Ә Төркиядә быел Көрдистан эшчеләр фиркасе (террорчы оешма) дистәләгән террорчылык акты оештырып, йөздән күбрәк кеше үтерде. Төркиянең эчке сәясәте өчен көрд мәсьәләсе үтә дә мөһим.

Эрдоганның Русиягә каршы чыгыш ясавын бу яктан да аңларга була: Асадка, ә димәк, көрдләргә дә булыша торган Русияне тәнкыйтьләп, ул үз ягына милләтчеләрне дә җәлеп итмәкче. Әлеге дә баягы эчке сәясәт мәнфәгатьләре.

Соңгы вакытта Төркиянең, гомумән, тышкы сәясәттә стратегиясе бар дип әйтмәс идем. Бөтен нәрсә ил эчендә булган вазгыятьтән тора – шуннан бииләр.

– Бүген “Газпром” “Төркия агымы” газ үткәргече төзелешен бер елга кичектерә дигән хәбәр чыкты. Сезнеңчә, Русия зур өметләр баглаган әлеге проект тормышка ашачакмы?

– Әлеге проект игълан ителгәннән бирле аңа бик шикләнеп карыйм. Бөтен нәрсә Төркиядәге хәлләргә бәйле. “Газпром” компаниясе идарә рәисе урынбасары Александр Медведев та бит проектка 1 ноябрьдә Төркиядә узачак сайлау нәтиҗәләре йогынты ясый дип белдерде. Минемчә, төзелеш шанслары тик 40% тәшкил итә.

– Соңгы вакыйгалар Татарстан белән Төркия арасын суытмасмы? Югыйсә Миңнеханов та бит Русиянең Сүриягә һөҗүм итүен хуплады.

– Миңнехановның кемгә буйсынганын төрекләр бик яхшы аңлый. Татарстан аерым дәүләт түгел. Шуңа күрә Сүриядәге вакыйгалар Казан-Анкара мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясамаячак дип ышанам. Сәясәт сәясәт белән, ә бизнесны эшләргә кирәк.

Киресенчә, көнбатыш илләрнең Русиягә карата санкцияләр кертү аркасында төрек ширкәтләре бездә яңа мөмкинлекләр тапты. Белүемчә, “Hayat” һолдингы хәзер Татарстанда үзен бик яхшы хис итә. Төрек һава юллары да Казан-Истанбул рейсларының санын атнасына 10га кадәр арттырырга җыена дип беләм (хәзер очышлар атнага 7 тапкыр башкарыла – ред.).

Азатлык

Comments are closed.